АЧЫКЛА’У ф. 1) Нәрсәне дә булса ачу, ачык, билгеле итү; ачыклык кертү. Хөрмәтле сэр, күрсәтмәләрегез буенча, Бохара әхвәлләрен ачыклауны һәм кайбер ашыгыч чаралар күрүне дәвам итәм. Т.Әйди. Урау-урау юллар белән сораша торгач, кияүдә түгеллеген дә ачыклады. Р.Низамиев. Ташка баштанаяк дикъкат биреп караганнан соң, гасырлар сулышын кичергән рәсемнең кораллы сугышчы икәнен ачыклады. Мирас 2) Кемне яки нәрсәне дә булса төгәл, анык белү. Исерекне айнытып чыгару пунктына озаттылар, шиклене, ачыклау өчен, милициягә тапшырдылар. Г.Минский 3) Нәрсәне дә булса өйрәнү, белү. Чыннан да, түшәмне аграк итәргәме әллә зәңгәррәкме, обойларны нинди биеклеккә күтәрергә, ниндирәк бордюр алып, аны ничегрәк итеп ябыштырырга – боларны күп очракларда эш барышында гына ачыкларга мөмкин була. Өегез ямьле булсын Ачыклап алу Тиз генә ачыклау Ачыклап бетерү Барысын да ачыклау; ахырга кадәр ачыклау, ачыклауны тәмамлау. Урында ачыклап бетереп, исәп-хисап ясар өчен, сиңа күпме вакыт кирәк? Ә.Гаффар. Безнең эшне ашыктырырга, пароход затонда торган вакытта ачыклап бетерергә кушылган икән. С.Сабиров Ачыклап җиткерү Тиешенчә ачыклау. Беләсезме, галиҗәнап, --- кечкенә генә --- ачыклап җиткерәсе бер нәрсә бар иде әле. Ә.Гаффар Ачыклап килү Электән үк даими ачыклау. Хәтта әле соңгы вакытта галимнәр шуны да ачыклап килә: безнең гасырлар буена «җан» диеп сөйләшә торган хикмәтебез үзе дә кешенең йөрәге тирәсенә тупланып яши икән. М.Вәли-Барҗылы Ачыклап китү Рәттән, бер-бер артлы, сүз уңаенда ачыклау. Аның язма әдәбияттан аермалы, үзенә хас үзенчәлекләре, асыл сыйфатлары бар. Хәзер шуларны берәм-берәм ачыклап китик. М.Бакиров Ачыклап кую Алдан ачыклау. Маһибәдәрне чакыртып, әллә ничә тапкыр йомышчы җибәртте, тик карчык идарәгә бармады. Анда барырдан элек, ул барын да үзе ачыклап куярга тиеш иде. А.Гыйләҗев Ачыклап тору 1) Даими яки әледән-әле ачыклау 2) Әле, хәзерге вакытта ачыклау. Мәгънәгә нинди хилафлык килүен ачыклап тору кирәкмидер. И.Низамов. Карт, үз күңеленең иң тирән чоңгылларына төшеп, бу галәмәт күренешнең серле хасиятләрен ачыклап тормады. Г.Гыйльманов Ачыклап үтү Сүз уңаенда, бердән ачыклау. Бу урында бер мәсьәләне ачыклап үтү кирәк. Г.Нәбиуллина Ачыклап чыгу Һәрбесен бер-бер артлы ачыклау. Пугачёв явына кушылган крестьяннарның милли составын һәм урыс булмаган милләтләрнең бу яуда ни өчен катнашуын берникадәр ачыклап чыктык кебек. В.Имамов Ачыклый бару Акрынлап, тагын да, барысын да ачыклау Ачыклый башлау Ачыкларга тотыну, ачыкларга керешү. [Каршылык тудыра торган алынмалар исемлегенең] Сәбәпләрен ачыклый башласаң, берьюлы берничәгә юлыгасың. И.Низамов Ачыклый тору Һәрберсен берәм-берәм ачыклау. Яннарыннан узып баручы кешеләр турында Наилдән сораштыра, ачыклый торды. Т.Галиуллин Ачыклый төшү Берникадәр күләмдә, тагы да ачыклау. --- Халиков белән Баһавиның яшәеш драмасын тагын да тирәнәйтә, Солтан белән Ифратның кешелекле характер сыйфатларын ачыклый төшә. Р.Зарипова |