АЧЫКЛАНУ ф. 1) Беленү, билгеле булу, хәл ителү. Хәер, соңрак нинди максат белән килеп чыгуы ачыкланды аның. Г.Кашапов. Палаткаларның, командаларның бизәлеше буенча призлы урыннар ачыкланды. Т.Нәҗмиев. Ә бит язучының иҗат лабораториясе, иҗат процессына кагылышлы күп мәгълүмат әдип үзе исән вакытта гына ачыклана ала. Р.Фәтхрахманов

2) Яхшырак, ачыграк ишетелү яки күренү

3) Ачылу, яктыру, ачыграк, яктырак хәлгә килү, яктырып, ачылып китү. Төсе уңа төшкән күк көймәсе тагын да биегәйде һәм ачыкланды. Г.Бәширов

Ачыклана бару Акрынлап, тагын да ачыклану, торган саен ныграк ачыклану. Аның зиһене әз-әз ачыклана барды. Ш.Маннур. Көй якынайган саен ачыклана барды. Г.Бәширов. Хәсәннең тавышы ачыклана бара. К.Нәҗми

Ачыклана тору Акрынлап, бар да ачыклану

Ачыклана төшү Бераз ачыклану. Ул да түгел, әлеге җырның мәгънәсе ачыклана төште. Г.Кашапов. Болгарларны ассимиляцияләү процессында татар кабиләләренең катнашуы эпитафик язмаларда сакланган «мең», «катай», «табын» этнонимнарында да ачыклана төшә. М.Әхмәтҗанов

Ачыкланып бетү Тулысынча ачыклану, бар да ачыклану

Ачыкланып җитү Тәмам ачыклану, тиешенчә ачыклану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә