АЧЫК с. 1. 1) Ябык булмаган, ябылмаган, ачылган. Ачык тәрәзә каршындагы сәрби агачында чыпчыклар чыркылдаша. Р.Хафизова. Машина туктаган, ишек ачык, һәм Тәлгать каядыр киткән иде. Р.Батулла 2) Йомылмаган, йомык түгел. Сатый, гаярьләнеп, капканы ачкан иде, Асафның күзе этнең ачык авызын, ыржайган тешләрен күреп өлгерде. Р.Батулла. --- Асаф, өй түбәсенә менеп, гармун тартырга ярата, кыек башында нәни генә тәрәз бар, ул шуны ачып куя, ачык тәрәзәдән гармун тавышы бакча яныннан үткән тыкрыкка барып ишетелә. Р.Батулла 3) Ачып калдырылган. Алар, ачык капкадан фабрика ишегалдына кереп, контора тирәсенә барып туктадылар. М.Гали 4) Бикләнмәгән, йозаксыз, биксез, биге булмаган 5) Түбәсез, ябусыз; каплавычсыз. Тере куйны ботыннан тотып кимерерлек дәрәҗәгә җитеп ачыккач та, фин ашханәсенә кереп, фин ысулынча, ачык өстәлдә ашадылар. Г.Исхакый 6) Бернәрсә белән дә ышыкланмаган, капланмаган, урман-болыннары, тау-чокырлары булмаган. Ачык кырга чыгып бераз баргач, Хәдичәнең түземлеге бетте. М.Хәсәнов // Иркенлек, сахра. Ак чәчәкле ачык җирләрдә янып-пешеп тора икән лә чыпчык башы хәтле җиләкләр. Ш.Маннур. Ачык ялан, ямьле тугайларда бик күңелле үтәр гомерләр. Ш.Бабич 7) махс. Дошман һөҗүменнән саклану өчен чаралар күрелмәгән, яшеренмичә, турыдан-туры көрәшә торган. Батарея хәзер ачык позициягә күчте. К.Нәҗми. Дүрт йөз метр киңлектәге ачык коридор – нейтраль зона аша күпме шуышканбыздыр, әйтүе кыен. Ә.Маликов 8) Тәннең кайбер өлешләре (муен, күкрәк, җилкә тирәләре һ.б.) бераз күренерлек итеп тегелгән, ябык түгел. Рәзифә, кыска итәкле, ачык изүле юка күлмәк киеп, чәчен ясаттырган һәм өстәвенә тәмле хушбуй сөртенгән. З.Хөснияр // Ябылмаган, төймәләнмәгән, шәрә. Мәгыйзь авызын ачарга җыенганда, теге чибәр, ачык пальтосын яба төшеп, муенын җыйды. М.Мәһдиев. Пальтосын, пирчәткәләрен өйдә калдырган иде, үткер октябрь җиле аның ачык муенын, кулларын чеметкәләде. Р.Батулла 9) Болыты булмаган, аяз. Көн ачык чакта, ул Олы күл янындагы утрауны бизәп торган ике талга турылар иде ---. Р.Батулла. Яктысы күзләрне чагылдыра торган ачык вә үзенә бертөрле эсселекле язгы кояш кичә явып киткән яңгырның калдырган ахыргы юешлекләрен дә инде киптереп бетерә башлаган. Ф.Әмирхан 10) Бик яхшы аңлашыла, таныла торган, яхшы күренә торган, аңлаешлы. Гәзитәләрне, ачыграк язылган китапларны аңлыйм. Г.Исхакый 11) Сер булмаган, беркем өчен дә яшерен түгел, ачыктан-ачык. Без беренче мәртәбә дәүләт заказы системасы буенча эшли башлаган 2002 елда нибары 20 ачык конкурс үткәрелсә, 2004 елда инде 104 ачык конкурс уздырылды. Мирас. Дәрәҗәңне горур саклый идең, Ачык иде кылган гамәлең... Р.Рахмани // Шиксез, шөбһәсез; билгеле, анык. Кеше шундый кояш шикелле ачык нәрсәләрне аңламый азапланса, минем каным кыза башлый. Ф.Әмирхан 12) Бик дөрес, төгәл, хакыйкатькә туры килә торган; конкрет. Казан Кремле, мәдәни мирасны саклау, аны өйрәнүгә комплекслы якын килү, саклап калу һәм реставрацияләү өлкәсендә, Россия дәүләт мәдәни сәясәтенең бер ачык мисалы булып тора. Мирас 13) Керергә теләге булган барлык кеше керә ала торган, катнашырга мөмкин булган. Ачык суд // Легаль, яшерен булмаган. Татар эшчеләренең беренче зур ачык митингларында ул меньшевикларга, эсерларга каршы сугыш ача. Г.Ибраһимов 14) Бүтән төсләр белән катнашмаган, буталмаган, тонык булмаган, саф төс. Тышкы яклары да яшел, сары, зәңгәр кебек ачык төсләргә буялган. Р.Кәрами. Аларның төсләре дә былтыргы кеби ачык түгел. Г.Исхакый // Яңгырап торган, чиста, тонык булмаган. Ачык яңгыравыклы тавыш белән, ул җыр башлап җибәрә, аны бүтәннәр күтәреп ала. Ф.Сафин 15) Киң һәм чәч белән капланмаган. Нәфисә кояш белән язгы җилдә алсуланган озынча битен һәм ачык маңгаен яулык чите белән сөрткәләп алды. Г.Бәширов 16) Конвертсыз, почта карточкасына гына язылган, конвертланмаган. Хәсән матур күренеш яки матур хатын-кыз рәсемнәре төшерелгән ачык хатларны тезде. Ф.Әмирхан 17) Киң җәмәгатьчелеккә аталган, нәрсәне дә булса аңлатып, ачыклап, кемгә дә булса аталып, газета-журналда басылган. [Г.Камал] «Кызыл Татарстан» газетасының 1929 елда чыккан 93 нче номерында ачык хатны бастыра. М.Гали 18) Материктан, утрау, сайлык кебек урыннардан ерак, су киңлеге генә булган. Ачык диңгез. Ачык океан 19) Җирнең тарту көче булмаган, галәмара. Болар: Җирнең беренче ясалма иярчене – космик чорның башы --- һәм дөньяда беренче тапкыр кешенең космоска очуы, кешенең беренче тапкыр ачык космоска чыгуы. А.Романов 20) лингв. Сузык авазга бетә торган (иҗек). Соңгы елларына чаклы Тукай үз шигырьләренең күпкенәсендә ачык һәм ябык иҗекләрнең билгеле бер тәртиптә нәүбәтләнүләренә игътибар итте. Г.Нигъмәти 21) күч. Мөләем, көләч, ягымлы, кунакчыл. --- каш астыннан гына бабайларга, Ибраһимга күз төшерде: көлмиләрме? Юк, һәммәсе дә үтә җитди, бер-берсенә хөрмәтле һәм ачык чырайлы иделәр. Р.Батулла. Сукыр солдат бик ачык кеше булып чыкты. А.Хәсәнов. Ул, ачык чырай белән, сарык ите турап пешергән бер савыт дөгене иренең алдына китереп куя. Э.Касыймов 2. рәв. мәгъ. 1) Япмыйча, бикләмичә. Кладовой ишеген ачык калдырганнар. Г.Камал 2) Капланмыйча, ябылмыйча. Силос базының өсте ачык калган да, ул бозылган. Г.Бәширов 3) Төймәләмичә, япмыйча; ачык, шәрә. Тәне эсселәнеп китте, кулы якасын ычкындырырга сузылды, – ул яканы ачык йөртергә ярата иде. Г.Әпсәләмов 4) Яхшы, аңларлык итеп. [Хәмдия:] Хатымда мин аны ачык әйттем. Миңа бирәчәк тартуың – үземә аталган көй, дидем. Ә.Фәйзи 5) Нык яхшы, аермачык (күрү, искәрү, ишетү, хәтерләү һ.б.). Әмма бер нәрсәне бик ачык хәтерлим: безнең фатирның һавага чыгып торган иркен генә балконы бар иде. Ә.Еники. Музыка залның иң аргы почмакларына кадәр ачык ишетелеп тора. Р.Мирхәйдәров. Теләсә кайсы аек фикерле сәясәтче, дәүләт эшлеклесе шуны ачык аңлый: Татарстан белән Россия аеруча тыгыз мөнәсәбәтләрдә булдылар һәм булачаклар. Мирас 6) Дөрес итеп, яшермичә, ихлас күңелдән, турыдан-туры. Болай ачык бер дә әйткәне юк. Ф.Әмирхан 7) күч. Күтәренке күңел белән, мөлаем булып, кәефле итеп 3. хәб. функ. Арымаган, үз зиһенендә, фәһемле. Тән арган, кул-аяк кузгалырга теләми, ләкин ми ачык, якты, күңел шат. Г.Ибраһимов ◊ Ачык авыз 1) Җебегән, булдыксыз. Мин сез уйлаганча ук гамьсез һәм ачык авыз булып чыкмадым. А.Шамов; 2) Бернәрсәдә дә гаме булмаган, игътибарсыз. Мин, ачык авыз, сәяси аңымның тарлыгы аркасында, карганың күзен карга чукымаганлыгын аңламаганмын. 3.Бәшири; 3) Алдын-артын уйламыйча күп сөйләүчән, беркатлы. Мин аны шактый «бикле малай» санап йөри идем, ә ул шактый ачык авызлы булып чыкты. Ш.Маннур. Мидхәт, ачык авыз, түкми-чәчми сөйләгән дә биргән. Ә.Галиев. Ачык итеп 1) Турыдан-туры, дөрес итеп, бернәрсә дә яшермичә. Җыелышта син барын да ачык итеп әйт, ялгышыңны төзәтергә сүз бир һәм төзәт. Р.Ишморат; 2) Гади һәм аңлаешлы итеп. Ул тиз һәм ачык итеп җавап бирде. М.Әмир; 3) Бернәрсәне дә бутамыйча, буташтырмыйча. – Ачыграк итеп әйт, Нуретдин абзый, – диде арткы рәттән кемдер, каты гына кычкырып. Ә.Еники. Ачык йөзле Ягымлы, бик мөлаем, сөйкемле; көләч. Күзлек кигән, гаҗәп ачык йөзле, сүзгә һәвәс карт доктор килеп керде. Г.Минский. Ачык калу Карар чыгарылмаган, хәл кылынмаган килеш калу, чишелмәү. Хәзергә аны коммунадан чыгару-чыгармау мәсьәләсе ачык калды. Ш.Камал. Ачык карашлы 1) к. ачык йөзле; 2) Алдынгы карашлы, белемле, укымышлы; аңлы. Ачык кына к. ачык итеп. Тагы нәрсә кирәген ул үзе дә ачык кына белми. В.Нуруллин. Кешенең кем булуын берәү дә ачык кына белми. Р.Батулла. Ачык фикерле к. ачык карашлы (2 мәгъ.). Ачык һава 1) Урам, тыш, саф һава; 2) Бушлык, ялан, кыр. – Ачык һавада яшәү уңайсыз түгелме соң? – дип сорады Аткин. М.Юныс. Ачык чырайлы к. ачык йөзле |