АЧЫГУ ф. 1) Ашыйсы килү. Шундук әлеге солдатка чәй китерергә кушты, юл кешесе ачыккандыр, янәсе. Ш.Маннур. Ачыгудан да бигрәк, сусады малай. А.Хәлим 2) күч. Нык мохтаҗлыкта яшәү; ач яшәү; ачлыкка дучар булу. Узган җәй күп кенә җирдә ашлык булмаган, халык ачыккан. М.Гали. Әзмәвердәй таза ирләр сугышка китте. Кырда икмәк урылмый калды. Халык ачыга. С.Поварисов Ачыга бару Тора-бара, тагын да ачыгу, торган саен ныграк ачыгу Ачыга башлау 1) Ачыгу тою, ачыгырга тотыну. Беренче хикәядә, Чикерткә кушаматлы шәкерт, җәй көне мәдрәсәдә ялгызы калып, ачыга башлагачтын, хәйләгә керешә. М.Вәли-Барҗылы 2) Ачлык башланып китү. Ерак, әмма мал-туар ачыга башласа, анда да барып җитәргә була, дип, күңеленә салып куйды Аюхан. Г.Якупова. Әмма ничә еллар сугыштан интеккән, чәчмәгән һәм урмаган халык ачыга башлый. Ф.Бәйрәмова Ачыга төшү Бераз ачыгу. Аннары сәгать 12 ләрдә, ачыга төшкәч, университет буфетында ул тагын җиңелчә генә бер тамак ялгап алачак әле. Ә.Еники. Бераз шулай юангач, тамаклар ачыга төште. Н.Хәсәнов Ачыгып бетү Бик нык ачыгу Ачыгып җитү Ачыгу ахыр чигенә, ахыр ноктасына җитү |