АЧЫ’ БАЛ и. к. әче бал. [Озерцов:] Соңыннан, Үрледә сез, клуб кырыендагы Ибраһимовларда, Гореловның дуслары өендә, ачы бал да эчкәнсез. Р.Мөхәммәтҗан. Ачы бал телләрен тиз эретте кунакларның, бер яшь егет җыр башлады. Ә.Галиев. Ачы бал пары очып бетү белән, кыюлыгы да кими, өмет чаткылары учак күмерләре төсле берәм-берәм сүнә ---. Т.Галиуллин |