АЧУЛЫ с. 1. Ачуы булган, кемгә яки нәрсәгә дә булса ачуланган, ачуы килгән; усал. Ачулының күзенә түгәрәк әйбер дүрт кырлы булып күренә, имеш. Мәкаль. Кинәт әйләнсәм, ни күрим, ике кондуктор, бер күз карашы белән ашарга торгандай ачулы йөзле контроль безне ике яктан кысып алганнар. Г.Ибраһимов

2. рәв. мәгъ. Усал итеп, усалланып, ачу белән. Ләкин кызый, башлыкта открытка юклыгын күреп, тагын да ачулырак кычкырды. И.Зарипов // Усал, куркыныч. Аның йөзе ачулы иде. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә