АЧУЛАНЫШУ ф. Үзара тиргәшү, үпкәләшү, кычкырышу, ызгышу. Аның соңгы көннәрдә генә бу адәм белән ныклап ачуланышасы килми иде. Ф.Сафин ◊ Ачуланыштан булмасын Ачу саклап, ачуланып йөрмик, мәгънәсендә Ачуланышып алу Аз гына ачуланышу. Егет Бабай белән Искәндәр, икесе дә абруйлы, танылган кеше булсалар да, бер-берсен бик ихтирам итәләр, вакыт-вакыт бәхәсләшеп, хәтта ачуланышып алсалар да, авырлык килгәндә, бер-берсенә җил-яңгыр тидермәскә тырышалар иде. М.Кәбиров Ачуланышып бетү Бик нык ачуланышу, ачуланышу дәрәҗәсенә җитү. Көн саен күрешеп торсак, кем белә, бәлки, без үпкәләшеп-ачуланышып та бетәр идек инде. В.Нуруллин. Культура министрлыгында да, драматурглар белән дә ачуланышып беткән. Л.Ихсанова Ачуланышып йөрү Һаман, искә төшереп, кабат-кабат ачуланышу, озак вакыт ачуланышу. Хәер, карчык тавышланып, ачуланышып йөрми, бәлки, үз гаебен – баланы рәнҗетүен аңлаган булгандыр. Ф.Тарханова Ачуланышып китү Кинәт ачуланыша башлау, ниндидер сәбәп белән ачуланышырга тотыну. Ачуланышып киткән сурәттә, син эшсез каласың. Ф.Садриев. Ә ничек ачуланышып китәргә, шул ачуны сугышка чаклы җиткерергә? Х.Камалов Ачуланышып тору Әледән-әле, еш ачуланышу. Синдәй алдынгы карчык белән тәбә өчен ачуланышып торалармы? А.Гыйләҗев |