АЧУЛАНУ ф. 1) Кемгә яисә нәрсәгә дә булса ачу килү, ачу чыгу, кызып китү. Май сатучылар, [әлеге кешенең] комсызлыгына ачуланып сүгенделәр, китә башладылар: – Кара син аны, бушка [май] җыеп китмәкче! Г.Бәширов. Түләрлек әйбер булмаганга ачуланган җен Әхмәй Сания әбине чәченнән сөйрәп йөртә башлый. К.Йосыпов 2) Үпкәләү. Миһриҗиһан белән дә сөйләшмим, ул миңа ачулангач, мин дә аңа ачуланган булдым. М.Гали. Минем, әнкәй, сиңа беркайчан да ачуланганым юк һәм ачуланмам да. Р.Ишморат 3) Тиргәү, әрләү, орышу. Хатыннарның берсе төкерекләрен чәчә-чәчә ачулана. З.Хөснияр. Харис абый яхшылык белән дә, ачуланып та сорап карады. Р.Хафизова Ачулана төшү Бераз ачулану, ачуланган тон бирү. – Нинди уртак юрган? Бу хакта сөйләшүләр булдымыни соң? – диде ул, ачулана төшеп. Ф.Сафин Ачуланып алу Аз гына ачулану, кыска гына шелтә белдерү. [Миша абый] Кысык күзле Зайцевның тагын эшкә соңга калып килүен күргәч, ачуланып алды. Н.Хәсәнов Ачуланып йөрү 1) Бик озак вакытлар ачулы булу. Ул көне буе нәрсәгәдер ачуланып йөрде. Р.Кәрами. Әни бүген көн буена миңа ачуланып йөрде. Г.Камал 2) Әле – берсен, әле икенчесен ачулану Ачуланып карау Ачуланып, туры юлга бастырырга омтылу. Ачуланып та карадым, йөрәгемне тыңламады. Т.Миңнуллин Ачуланып кую Кинәт кенә ачулану; бераз ачу белдерү. Ул үзенең халкын эчке ярату белән ярата, тарихыннан гыйбрәт алырга чакыра, үпкәләп тә, ачуланып та куя. Һ.Атласи. Әни ачуланып куя: – Өреп кап, улым, пешәсең!.. Ф.Яхин Ачуланып ташлау Кинәт пыр туздырып ачулану. Кирәк чакта каты да итеп әйтә белә торган әнкәй ул чагында миңа бер авыр сүз дә әйтмәгән... Гомер буе шул сорауга җавап эзлим. Үзеннән сорарга нигәдер һаман да уңайсызланам. Ачуланып ташлар кебек. Р.Миңнуллин Ачуланып тору 1) Һәрвакыт, гел ачулану. Җиңги шулай пыр китереп ачуланып торгач, мәктәп кайгылары китте миннән. В.Нуруллин 2) Әле, хәзерге вакытта, сөйләп торганда ачулану. Таҗи кояшны ачуланып торганда, кинәт җил күтәрелде. А.Алиш. Анда аның әнисе чирләп ятсын, ә син аңа ачуланып тор, имеш! Н.Фəттах |