АЧУЛАНДЫРУ ф. 1) Кемнең дә булса ачуын китерү. Шуңа күрә дә аны мыскыл итү, ачуландыру өчен, безгә бу кушамат өстенә тагын бер кушамат табарга туры килде. М.Әмир. Алай-болай берәрсен ачуландырсаң, дуэльгә чакырырга да күп сорамаслар. Ф.Абдуллин

2) Үпкәләтү. Картны бер дә кирәксезгә ачуландырырга теләмичә, ул сүзне икенче якка борып җибәрергә тиеш тапты. Ш.Камал. Безне бит әбиләр дә тыңлый – ачуландыра күрмә үзләрен! Л.Лерон

Ачуландыра бару Ачуын акрынлап арттыру

Ачуландыра тору Тагы да ачуландыру

Ачуландыра төшү Бераз ачуландыру

Ачуландырып алу Берникадәр вакыт ачуландыру

Ачуландырып бетерү Тәмам, бик нык ачуландыру

Ачуландырып тору Бертуктаусыз, еш ачуландыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә