АЧУ III ф. 1) Органик матдәләргә ачы тәм керү, бозылып әчешү, таркалу, тәмсезләнү. Суытылмаган сөт сауганнан соң 1 – 2 сәгатьтән үк ачый башлый. Йорт эшләре 2) Махсус ачыткы яки чүпрә салып, ачы хәлгә китерү. Камырны чүпрә салып изгәч, өстенә чиста сөлге яисә тастымал каплап, ачу өчен, җылы урынга куярга кирәк. Йорт эшләре 3) Ию, черү (тире, йон турында). Аның тез буыннары калтырый, аяклары ачыган йоннан басылган киез катаны чак кына өстери иде. А.Шамов. Ачыган тире исе дә, тагын әллә ниләр исе дә килә иде. Г.Бәширов |