АЧУ II и. Нәфрәтләнү хисе, ярсу тойгысы. Ул аны, ачу белән, җиргә ташлады. Х.Хәйруллин // Ризасызлык, үпкәләү хисе, эчтәге үпкә, нөктә. Фазыйл хакында бу кызның теге вакыттагы ачуы – үзен алырга теләмәве – йөрәгендә нык саклана булса кирәк. Г.Ибраһимов ◊ Ачу алу Ачуны басарлык берәр җавап эш эшләү, явызлыкка каршы явызлык итү, үч алу. Миңа хыянәт кылганлыгы өчен аннан ачуымны алдыммы? Г.Камал. Ачу басылу Ачу хисе онытылу; берникадәр күләмдә кимү. Городовойның ачуы тиз басылды. Г.Исхакый. Ачу итү Үч алырга теләү, үчләнү, үч итү. Беткә ачу итеп, тунны утка якмыйлар. Мәкаль. Дустының һаман җыенмавын күреп, кая барасыларын әйтмичә, нәни генә ачу итте. М.Хуҗин. Нәфисәгә бу явыз бәндә бөтенесен дә белә, аны, усал ният белән, ачу итеп, юри шулай үчекли кебек тоела башлады. Г.Бәширов. Ачу йоту Ачу килгәндә, аны кешегә белдермәү, кешегә сиздермәү. Ачу йоту – тау йоту. Мәкаль. Ачу кабару Берәр кешегә яки нәрсәгә карата, бик нык ярсып, көчле ачу тойгысы кичерү, көчле ачу белән яну. Ачуы кабарып җиткән Акбүз ят кешенең каршысына сикереп килеп басты. Г.Гобәй. Ачу килү Берәр сәбәптән, ачу тойгысы барлыкка килү, ачулану. Көзгедән карыйм да җиде бармак иңлеге текә маңгаема ачуым килә. М.Галиев. Ачу китерү Ачуны кузгату, ачуланырлык итү. Ныгытма төзү, кораллану урынына, рязанлыларның, бала-чага шикелле, икона белән азапланулары минем ачуымны китерә иде. М.Юныс. Ачу кубу к. ачу килү. Бригадир апабызның ачуы купса, игенә китерүе яман авыр икәнлеген без, сугыш еллары малайлары, шәп беләбез. М.Хуҗин. Ачу куу Ачу итү, ачу итеп эшләү. Аның белән ул хакта сөйләшә башласаң, ачу куа, үч ала, диячәк. Ә.Баянов. Ачу саклау Озак вакытлар ачуланып йөрү. Шушы кадәр гүзәл табигать куенында булганнан соң, кеше күңелендә ачу тоту, үч алу яки үзе кебек үк кешене юк итү кебек хис уяна алырмы икән?! М.Хәсәнов. Ачу тоту к. ачу саклау. Ачуым – ачу Кемнәндер үч алырга кызып, ашкынып торуны белдергәндә әйтелә. [Нәфисә:] Ачуым – ачу, интектерәм әле мин аны, дип әйтеп әйтәдер, ди. Г.Бәширов. Ачуым килмәгәе сөйл. Бик ачуланып, ярсып, ризасызлык белдереп сөйләгәндә сүз арасына кыстырыла. Ачуым бер килмәгәе, хакын министр окладына җиткерделәр бит инде. Җ.Рәхимов. Көн дә тикшерү, көн дә ревизия, ачуым килмәгәе. З.Мәхмүди |