АЧУ I ф. 1) Берәр нәрсәнең ачыла, ябыла торган капкачын яки өстенә томалап куйган әйберсен күтәреп, читкә алып куеп, этәреп, шудырып, эчен карарга, әйбер алырга яки салырга мөмкинлек булдыру. Гөлйөзем әбисенең сандыгын ачты. М.Әмирханов. Кайткан чакта, нәкъ шул тирән чокырның төбендә, комганны янә бер кат ачып карадык. К.Йосыпов

2) Нәрсәнең дә булса ябылган, печатьләнгән капкачын, бөкесен һ.б.ш. алу. Альберт, як-ягына карангалап, тиз генә шешәне ачты. Р.Кәрами. Һич югында лимонад булса да ачыгыз. И.Зарипов

3) Ишек, капка, тәрәзә кебек җайланмаларны як-якка яки үзеңнән читкә этәреп, шуыштырып, ачыклык барлыкка китерү. Роза, җәһәт кенә торып, ишекне барып ачты. Р.Мөхәммәтҗан

4) Бик салынган, йозакланган капка, ишек кебек җайланмаларны биктән, йозагыннан азат итү, ачып керә алырлык итү. Әминә, сумкасыннан ачкыч алып, ишектәге йозакны ачты. Т.Миңнуллин

5) Бәйләнгән, төйнәлгән, кысып җыелган нәрсәне чишеп, ычкындырып, җәеп салу; язу. Сара йомарланган учын ачып караса, уч төбендә – әтисенең алмазын, янында ефәк яулыгын күрә. Д.Аппакова

6) Як-якка турайтып җибәрү, җәю (канатны, кочакны). Карчыга, канат ачып, һава йөзенә чыкты һәм як-ягына каранып очып йөргәндә күрде: бер кыр бүдәнәсе дигән көяз кош, төрле көй вә наз белән ары-бире әйләнеп йөреп очадыр вә шаңгырап көлүе белән, тау-ташны яңгыратадыр. Әкият

7) Күз кабагын күтәрү һәм иреннәрне бер-берсеннән аеру. Солтания сәке йөзлегенә утырып, салкын кулын маңгаена тидерүгә, Байтирәк күзләрен ачты. М.Галиев. Менә ул авызын ачты, аның кара тешләре ыржайды ---. Г.Исхакый

8) Ышыклап, каплап торган нәрсәне читкә этәреп җыю. Аш өстәле торган аралыктадыр, минем белән качышлы уйнамакчыдыр, дип, карчык, каплап торган чаршауның бер кырын ачып, мич буена узгач, шатлыгыннан елмаеп җибәрде. Рифә Рахман

9) Китап яисә дәфтәрнең кирәкле битен, тиешле урынын укырлык, язарлык итеп җәеп салу. Хәсән, --- тиз генә әүвәлге урынына утырып, тарих китабын ачып салды. Ф.Әмирхан. Менә китапны кулыңа аласың, аннары, ашыкмыйча гына, эчтәлекне ачып, үзеңә бик күптәннән таныш әсәр исемнәре буйлап тагын бер кат үтәсең. Р.Мостафин

10) Чәчне як-якка аеру, як-якка аерып тарау. Гади генә киенгән, чәчләрен урталай ачып, иңбашына ак шәл салган урта яшьләрдәге хатын килде. А.Шамов

11) Билгеле бер нәрсәгә тоткарлыксыз үтеп керергә яисә алга барырга мөмкинлек, ирек бирү. Чикне ачу // Хәрәкәткә киртә булып, хәрәкәтне буып, туктатып торган нәрсәне алу, юл бирү. Газны ачу

12) сөйл. Ялтыратып чистарту, агарту, тоныклыгын алу, пычрактан арындыру, үз төсенә кайтару (кер һ.б.ш. нәрсәләр турында). Ул һәр атнакич ком берлән сап-сары итеп самавырны ача, айда бер өйнең ярыкларыны ямар өчен сылаган балчык өстеннән акбур белән буйый, һәр намаз алдыннан картының комганына су сала иде. Г.Исхакый

13) Нинди дә булса оешма, учреждение, предприятие һ.б.ш.ның эшчәнлеген башлап җибәрү. Аннары, кабат райздравка барган идем, үзебезнең авылда пункт ачарга куштылар. Р.Кәрами. Икенче курста укыганда, университет каршында Шәрекъ институты ачтылар. М.Юныс. Ул әлеге дә баягы шул «Галия» мәдрәсәсен ачу, укыта башлау, шәкертләрне вакытлыча булса да яхшы урнаштыру эшләре белән ут йотып йөри икән. С.Поварисов. Кырлайда Г.Тукайның мемориаль комплексын төзетү, мәркәзебездә шагыйрьнең музеен ачу --- – эшләрнең иң күзгә күренеп торганнары. Мирас

14) Җыелыш, киңәшмә кебек нәрсәләрне башлау, башлап җибәрү. Мәҗлесне әти ачты. Ә.Галиев. Хәйрулла картка утырышны ачарга кушты. Х.Хәйруллин

15) Яшермәү, күренерлек итү. – Биләмгә чапкансыңдыр әле! Ир-атка йөзеңне ачкансыңдыр! – дип кычкырды «әти» кеше. Ә.Фәйзи

16) күч. Башлангыч булу, нәрсәне дә булса беренче булып башлап җибәрү. Син коллыкка каршы көрәш ачтың, Яшәү нурын сөя идең син. Ә.Ерикәй

17) күч. Нәрсәне дә булса берәр кешенең аңына җиткерү, аңлатып, ачыклап, төшендереп бирү. Татар прозасы --- бүгенге эшче образын ачарга, кызыклы типлар булдырырга тырыша. М.Мәһдиев

18) күч. Элек билгесез яки яшерен сер булган нәрсәне билгеле итү, сәбәбенә төшенү, ачыклау; билгеләү, аныклау. Абыйның эчен яручы доктор аның эчү-эчмәвен ачачак. Һ.Такташ. Астрономнар Галлей исемле комета ачканнар. И.Юзеев. Находка култыгын 1859 елда ачалар. Ә.Хәбибуллин. Мин аны, күңелемнән мең кат уйлый-уйлый, очын-очка ялгый-ялгый, ялгызым йөргән чакларда ачтым. Р.Низамиев

19) күч. Фаш итү, җинаятьне ачыклау. Аның Уралда ике экспроприациягә катнашкан Әхмәт Хәйруллин исемендә йөргән кеше икәнен монда ачтылар. Г.Ибраһимов. Үз гомерендә әллә никадәр, әллә ни төрле җинаятьләр ачкан зур тәҗрибәле милиционер да, [бу хәлгә] шаккатып, гел башын чайкап торды. Г.Гобәй

20) күч. Аң-карашын үстерү, аңлы, тәҗрибәле итү. Им, бала, им! Шул кырларны гөл бакчаларына әверер өчен --- зиһен ачарга көч ясар өчен им! Г.Исхакый

21) күч. Аерым бер темага сөйли башлау, нәрсә турында булса да сөйләргә тотыну. Җәмәгать мәсьәләләре, әдәбият хакында сүзләр ачты. Г.Исхакый

22) күч. Күңелен табу, кәефен күтәрү. Матур кызга гашыйк булсам, Гармун ача күңелемне. Ә.Ерикәй

Ача тору Һәрберсен рәттән, бер-бер артлы ачу. Учак фантастик китап битләрен бер-бер артлы ача тора. Р.Сәлимҗанов

Ача төшү 1) Бераз ачу. Әмма, авызын ача төшеп, үзенә текәлгән, җавап көткән хуҗаның күзләрендә балаларча ихлас кызыксыну күргәч, дәшми булдыра алмады. Р.Мөхәммәдиев

2) күч. Күбрәк сөйләтү, үзенә кирәк сүзләрне алу, серләрен ачтыру. Аның берлән сөйләп, авызын да ача төшмәкче булды. Г.Исхакый

Ачып алу Тиз арада ачу, кыска вакытка ачу. Гасыр капкасы, ябылыр алдыннан, безнең татар милләтен салып бәйләгән «капчык»ның авызын ачып алды. З.Хөснияр

Ачып бирү 1) Ябыкны, биклене ачарга ярдәм итү

2) күч. Барысын да ачу; ачыкларга ярдәм итү. Алар һәркемнең яшәү рәвешен, яшәү мәгънәсен ачып бирә. Хокук һәм хәят

Ачып җибәрү 1) Кинәт ачу. Болар Җирнең беренче ясалма иярченнәре – космик чорның башы, космик киңлекнең физик үзлекләрен өйрәнүдә яңа чор ачып җибәргән күпсанлы иярченнәр. А.Романов

2) Ачык хәлгә китерү, ачык итү. Апасы алга таба тарап төшергән кара шома чәчен маңгай турысыннан ачып җибәрде. И.Гази

3) күч. Күңелен күтәрү, күңеленә хуш килү. Газизә башта хәзер торып китәргә генә уйлаган төсле аптырап торса да, сүзнең соңгысы аны бераз ачып җибәрде. Ш.Камал

Ачып кую Гомумән ачык итү, ачык торышка китерү. Гадәттә, Хәлим, сыерларыннан алданрак кайтып, капканы ачып куя. Хәйдәр

Ачып салу 1) Кискен хәрәкәт белән ачылган хәлгә китерү

2) күч. Тасвирлап ачыклау, сурәтләү. Чехов үзенең әсәрләрендә тормыш каршылыкларын зәһәрле көлү аша ачып салган. Г.Нигъмәти

3) күч. Сөйләп бирү, яшермәү. Иптәшләр судына үзенең йөрәктәге барлык нәрсәләрен ачып салырга уйлады, һаман сер саклап йөрергә теләмәде. А.Алиш. Әзһәм шунда Галя белән тагын да ныклабрак сөйләште, үзенең эч серләрен аңа ачып салды. Р.Кәрами

4) Аңлатып, төшендереп бирү, ачыклык кертү. Безнең мишәр җырларының да ни икәнлеген асыл йөрәгең белән ачып сал, перәме үзәкләре өзелсен. Э.Касыймов. Г.Камал иҗатын киң рәвештә ачып салырлык зур тәнкыйть мәкаләләре бөтенләй күренми. М.Гали

Ачып тору Ачык хәлдә тоту; әледән-әле яисә даими ачу. Нидер сизенеп чыккан әнисе, үзе күренмичә генә, ни булганын да аңышмыйча, ишекләрне ачып торды. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә