АЧТЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. ачу I. Тагын ике көн үткәч, профессор янәдән, бәйләвечне чиштереп, Абдулланың күзен ачтырды ---. Э.Касыймов

2) Агач төпләп ачыклык ясау. Бервакытны урыстан Богдан дигән җанарал Казанга киләсе булгач, Габдерәзакка әмер булып, урман эченнән юл ачтырганнар. К.Насыйри

3) Багу, бактыру. [Әбием] Бер генә таба төче коймак пешерә дә, аны каз мае белән майлап, югары очтагы багучы, китап ачучы Әсмакамал апайларга менеп китә. Шәйдулла абыйга китап ачтыра. А.Хәсәнов. Минем сөюемә ышанмасаң, Абыстайга барып, фал ачтыр... М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә