АЧЛЫ’-ТУКЛЫ с. 1. Ачтан үлмәслек, туяр-туймас ашап яши торган, ярым ач булган. Бу сый-хөрмәттән соң мин, авырып китмәс өчен, берничә көн ачлы-туклы диета тотарга мәҗбүр булдым. Ф.Углов. Соңгы вакытларда тулай торакны җылыту өчен утын табу бер бәла булса, озак вакытлар ачлы-туклы яшәү дә үзен нык сиздерә. Ф.Сафин

2. рәв. мәгъ. Аз-маз гына ашап, туяр-туймас, ярым ач хәлдә. Өс-баш алама булып, ачлы-туклы йөрсәләр дә, бәхетле булганнар. Р.Мөхәммәтҗан. Авыр сугыш еллары иде әле. Алабута оны кушып пешерелгән кәтеркәй кимереп, ачлы-туклы яшәгән еллар. Ф.Зыятдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә