АЧЛЫК и. 1. 1) Озак ашамый тору сәбәпле яисә авыру нәтиҗәсе буларак бик нык, өзелеп ашыйсы килү, гомумән, ач булу. Теге абзыйның: «Ничә?» – дигән сөаленә, үземнең карыным ачлыгыны исәпкә алып: – Йөз, – дидем. Г.Исхакый. Ачлыктан интеккән халык арасында аннан да бәхетле кеше юк иде бүген. Ә.Галиев 2) Иген уңмау аркасында ризыкка, азыкка мохтаҗлык, кытлык. Былтыр имчәкләреннән сөт ага-ага кайта торган сыерлар да быел ачлыктан зарланган тавышлары берлә бөтен дөньяны шаулаталар. Г.Исхакый. Кырылып, ачлык киләсе көздән үк беленде. Р.Хисмәтуллин 3) Ризык, азык, ашамлык җитмәү сәбәпле, озак вакытлар ач тору, туярлык итеп ашамау. Шулай Мәче карчыкның өендә күп ачлыклар вә михнәтләр чикте, бик арыкланып, урак кебек бөгелде. Әкият. Аның сөйләвенә караганда, эш болай торган: ул блокада вакытында һәм аннан соң бик тә ачлыктан интеккән. Ф.Углов. Аның картлыктан һәм ачлыктан суырылган, тиресе җыерчыкланып, сөяккә ябышкан куллары калтыранып, бармаклары саксаул ботакларыдай катып, бөгелә алмыйча, бер-берсенә кушыла алмыйча, тырпаеп дерелдиләр. И.Салахов 4) күч. Күңел бушлыгы, рухи бушлык, рухи мохтаҗлык. Менә бу ясалма бикләнү Хәятнең бөтен кызлык вакытын күңел ачлыгында үткәрде. Ф.Әмирхан 2. с. мәгъ. Иген уңмаган, азыкка мохтаҗлык зур булган. Әгәр ачлык елны Фәтхулла булмаса, бу сабыйлар исән кала алган булырлар идеме микән, Шәмсия ачык кына җавап бирә алмый. Ф.Сафин ◊ Ачлык игълан итү Җәмәгатьчелек фикерен, игътибарын үзенә тарту өчен, кискен ризасызлык белдереп, ач тору белән билгеләнә торган сәяси алым, акт |