АЧКЫЧ и. 1) Йозакны ачу-бикләү җайланмасы. Менә сиңа өстәл тартмасы ачкычлары. Ш.Камал. Әминә, сумкасыннан ачкыч алып, ишектәге йозакны ачты. Т.Миңнуллин 2) Гайкаларны, болтларны бору, ныгыту өчен файдаланыла торган төрле үлчәмдәге корал, җайланма. Мин ишегалдына чыкканда, Сәгыйть, аптырап, автомобильнең арткы көпчәгенә карап басып тора иде. Җирдә насос, күтәрткеч һәм ачкычлар таралып ята. А.Шамов. Ә физкультура укытучысы кешелек дөньясында кабул ителгән әхлакый сөземтәнең нәкъ киресен сукалый, ягъни орышкан, әрләгән сүзләрне, имеш-мимешләрне колагына алмый. Унөчле ачкыч белән көпчәк төзәтүен белә. Т.Галиуллин 3) Консерв, шешә кебек әйберләрне ачу өчен махсус ыргаклы корал, җайланма. Хәзер консерв ачкычларының күптөрле вариантлары бар 4) Арфа, фортепьяно, гитара кебек кыллы музыка уен коралларының кылларын тарттыру өчен файдаланыла торган махсус корал, җайланма 5) хәрби Әһәмиятле урын яулап алуга юл ача, җиңүне тәэмин итә торган пункт, нокта. Донбас капкасының ачкычлары безнең кулда [бит]. И.Гази 6) махс. Радио-телеграф элемтәсендә электрны тиз генә тоташтыру яки өзү җайланмасы. Телеграфист морзе ачкычын бер-ике мәртәбә шакылдатып алган иде, эштән туктады. Ш.Усманов 7) муз. Һәр нота юлының башында ноталарның югарылыгын шартлы рәвештә күрсәтү өчен куела торган билге, тамга 8) күч. Шифрлар белән бирелгән текстны уку өчен ярдәмче булып хезмәт итә торган, хәреф һәм цифрлардан гыйбарәт билгеләр, тамгалар системасы 9) күч. Билгеле бер нәрсәне аңлау, ачыклау, сизү, чишү чарасы. Ярышны кабындырып җибәрү өчен, колхозчының күңел ачкычын табарга кирәк. Г.Бәширов. Шушы изге эштә сезгә Коръән гыйлеме бәхет ачкычы булып торсын иде... Ф.Бәйрәмова // Нәрсәгә дә булса ирешү әмәле. Пушкин дөньясына да Тукай теле ачкыч булды – Пушкинны иң әүвәл татарча укыдык. Ш.Галиев. Мә, энем, бераз йотып куй. Тел ачкычы булыр үзеңә. Ф.Яруллин 10) күч. Кемнеңдер күңеленә үтеп керерлек җылы мөнәсәбәт, ышаныч, уртак фикер ◊ Ачкыч ярату 1) Йозакка башка ачкыч туры китереп ачып урлашу; караклык итү. Келәт янына киләләр, ачкыч яратып, йозакны ачалар. Т.Гыйззәт; 2) Кемнең дә булса җаена төшенү, ышанычын казану, уртак фикергә килә алу. Берәү шыпырт кына эчә – аңа да ачкыч яратырга кирәк! Кемдер хатын-кызга хирыс, аны да истә тот! Саран бар, мокыт бар, надан да янәшәңдә яши, ул да синең кебек үк чиннарны эләктергән. Р.Батулла. 3) Кемнеңдер күңеленә юл табу, аны үзенә карату. Рабиганың җанына ачкыч яратты бу кеше. Н.Гыйматдинова |