АЧКҮЗ с. 1. Канәгатьләнә белми торган, комсыз. Безнең монда һәртөрле ачкүз контрабандистларның, хәерче жуликларның бетәсе юк. М.Галәү. Кырым, Әстерхан, Себер ханнары нәрсә караганнардыр, туган халыкларын ачкүз мәскәүлеләрдән талатырга юл куйганнар. Ш.Алпар

2. и. мәгъ. Шундый сыйфатларга ия кеше. Бетмәс монда синең кебек ачкүзләр, барыгызга да булышырга мине кем дип белдегез. И. Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә