АЧӘРВАХ и. тат.-гар. диал. 1) миф. Догасыз үлгәннәрнең явыз өрәге. --- йөрисең догага туймаган ачәрвах кебек. Тотып суктырырга кеше юк... Т.Миңнуллин. Кермә, кермә, абзыкаем, ачәрвах бар анда! Ачәрвах, ачәрвах; ул үзен, бичара Том, ди. У.Шекспир 2) миф. Арыш өлгергән вакытта игеннәргә зыян сала торган мифик зат. Аннары, биш еллап була инде, Ачәрвах атлы күп ашар бирәни зат арыш өлгерер алдыннан килә дә, һавадан төшеп, бөтен игенне ашап китә. Арышның иң сөтле чагында гына ашый икән ул Ачәрвах. Менә, олан, иртәгә арыш серкә очыра башлый инде. Ачәрвах быел тагын килер, дип, котларыбыз чыгып тора инде. Р.Батулла 3) күч. Үтә ябык, бик хәерче, бик ярлы кеше 4) күч. Комсыз, туймас, канәгатьләнүне белми торган кеше. Атасы бар – ат сорый, анасы бар – тун сорый, Бер ачәрвах җиңгәсе бар – бер салырлык он сорый. Такмак 5) күч. Сүгү, ачулану сүзе. – Илсез-догасыз зобаныйлар, ачәрвахлар, ачы каргышым төшсен сезгә!.. – дип бәддога укыды. М.Хәсәнов. Дөрес санамагансыз бит, ачәрвахлар! Себер китә сезнең белән газиз башлар! Д.Гыйсметдин |