АЧАМАЙ и. диал. 1. 1) Өй, нинди дә булса бина, каралты түбәсендә куышлап утыртылган авыш терәүләр; кайчы, атлама. Уй арасында, каерылып, каралты өстендәге ачамайга карый. Куерган болытлар бу иртәдә шул кайчылар өстеннән ага. М.Рәфыйков

2) Аркылы-торкылы, әвернә формасындагы сызык. – Тамгаң «ачамай», йәгъни әвернә тамга булсун, – тиди. М.Әхмәтҗанов

2. рәв. мәгъ. сөйл. Бер-берсенә кыйгач, үзара чатлаш; аркылы-торкылы. Ачамай торалар алар Корбан әзиләр белән. Д.Рамазанова

Ачамай килү Эш уңмау, кирегә китү, уңай бармау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә