АЧАЛА’К-ЙОМАЛАК с. 1. 1) Күзләре, челт-челт килеп, әле ачылып, әле йомылып торган. Аның каршында утырган Йөзлебикә түзмәде, Сәйфинең ачалак-йомалак күзләренә текәлеп: «Күпертмәсәнә инде, Сәйфи абый!» – диде. Г.Бәширов

2) күч. Көне әле аязып, әле болытлап торган, аязучан-болытлы. Сентябрьнең ачалак-йомалак бер көне иде. З.Мəхмүди

3) күч. Бер – якты, бер караңгы чырайлы

2. рәв. мәгъ. Күзләрен, челт-челт китереп, әле ачып, әле йомып. [Әнисенең] Бер күзе мендәргә күмелгән, икенче күзенең акларына сары йөгергән, ачалак-йомалак киләләр. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә