АЧ с. 1. 1) Тамагы ачкан, ачыккан, ашыйсы килгән. Ач бүре арысланга ташланыр. Мәкаль. Юл өcтеннән ач каргалар көтүе кузгалып очып китә. Ә.Фәйзи 2) Ашарына булмаган, ачка интеккән, даими рәвештә азыкка тилмергән. Гөлсем апа, чемоданында пәрәмәч, акмай, шоколад кебек нәрсәләре булса да, ач кешеләрнең берьюлы күп ашап үлгәннәрен ишеткәне булганга, берсен дә бирмәде. Г.Гобәй 3) Күпмедер вакытлар ашамау сәбәпле, ачлык аркасында була торган, ачлыктан туган. Баланы ач үлем дәһшәтеннән йолып калгансыз, алай гына да түгел, бала өчен аяныч күңел китеклеген – аның ятим, үги икәнен яшереп, үз балаларыгыз белән бер күреп тәрбияләгәнсез. Г.Гобәй 4) күч. Ярлы, фәкыйрь, мескен, хәерче. Җәберләнде күп кеше, Талау иде бар эше, Елаганда ач кеше, Көлеп торды, бәдәвам. Г.Камал 5) күч. Өлгермәгән, тук түгел, эче буш булган (орлык). Кәгазь көшелен җил җилгәрә, кибәк арасында ач бөртекләр генә шәйләнә. М.Галиев 6) күч. Комсыз. Күпме еллар суырды, дустым, ач сөлекләр каныңны, каның илә туймас алар, алачаклар җаныңны. Г.Камал 7) күч. Рухи канәгатьсезлек аркасында туган, рухи канәгатьсезлектән барлыкка килгән. Кашың кара, күзең кара, Сара туташ! --- Күтәрелеп, бичараңа кара, туташ! Синең өчен өзелә эчем көнен-кичен, Ач үзәктә гыйшык уты яна, туташ. Ш.Бабич 2. рәв. мәгъ. 1) Хәерче, мескен булып, интегеп. Бай йортында кол булуга караганда, ярлы йортта ач яшәвең артыграк, дим. А.Шамов 2) Ашамыйча, авыздан өзеп, ачыккан хәлдә. Үзләре ач торып, миңа күлмәк сатып алып бирделәр алар! А.Әхмәт 3) Ашатмыйча, ачлык белән интектереп. Кизиль мулласы хезмәткә 12 яшьлек ятим кызларны алып, өчәр көн ач тотып, күгәргән икмәкне суга җебетеп ашатып, вә идәнен яхшы юмаса куып чыгара, дип язалар. Ш.Маннур 3. и. мәгъ. Фәкыйрь, ярлы, хәерче кеше. Ямьсез, канлы фаҗигаләр белән Төркем-төркем ачлар тарала. М.Гафури. И калын корсаклы бай, корсаклы һәм «инсафлы» бай. Ай буенча ач торып, ачлар хәлен сиздеңме, әй? Ш.Бабич 4. хәб. функ. Яшәү шартлары түбән, мохтаҗ. Аңа кайда да бер: --- төрмәдә дә ач, монда да ач. И.Гази ◊ Ач бет Ачлы-туклы яшәүче, фәкыйрь, ярлы кешегә карата кимсетеп әйтелә. Кем белән сөйләшкәнебезне бик яхшы беләбез, ач бет! Хәерче! Г.Камал. Ачка каклану Ачлыктан ябыгу, кибү. Ачка тук Ачлыктан йөдәгән, даими ачка интеккән Ачка (ачтан) үлү Өзлексез ач тору, даими рәвештә ашау җитмәүдән үлү. Ул ачка үлсә үләр – теләнергә бармас! И.Гази. Сыерларыбыз да ачтан үлгәне юк, үзебез дә ач тормыйбыз. Һ.Такташ. Ач күз 1) Бик ябык кешегә хас эчкә баткан күз турында. Йортның ялчылары, хатыннары, ач күз бала-чага, берәм-берәм, шул керәсе зур тирмәгә таба юл тоттылар. Г.Ибраһимов; 2) Үтә комсыз, канәгатьләнүне, туюны белми торган (кем, нәрсә). Капиталның нигезләре Череде, калмады эзләре, Ләхет туфраклары белән Туйсын инде ач күзләре. Г.Камал. Ач күзле к. ач күз (2 мәгъ.). Бүре мескен куйны ертып, өзгәләп, үзенең табигый ач күзлеге илә ашый башлады. Г.Тукай. Ач тору 1) Озак вакытлар буена туйганчы ашамау. И калын корсаклы бай һәм «инсафлы» бай, Ай буена ач торып, ачлар хәлен сиздеңме, әй? Ш.Бабич; 2) Берәр максат белән ашамый яшәү, азыктан, ашамлыктан баш тарту. Гыйззәт, ач торып, аяк бозып, солдаттан калды да шул арада гына үлгән атасы урынына указ алды. Г.Ибраһимов; 3) Кешеләрнең, нәрсәгә дә булса протест белдергән сәяси чара буларак, ашаудан баш тартулары. Ач яңаклы Ябык яңаклары эчкә батып, ияккә таба очлаеп килгән, озынча битле. Ач яңаклы, зур борынлы, сакал-мыекларын кырып йөри торган бу немец бернәрсәгә катнашмый. Ә.Галиев. Уртачадан зуррак гәүдәле, ач яңаклы, сирәк сакаллы, өстенә камалы тун, башына кондыз бүрек, аягына ак киез ката киеп, муенына ак шарф ураган урта яшьләрдәге бу кеше --- табын тирәсендә утыручыларга карап сәлам бирде. М.Гали |