АҺЫЛДА’У ф. 1) Кайгыру, борчылу. Акыру-бакыру, дәртле өн салу, куркынып аһылдау, хәтта илереп көлү тавышлары яңгырап торды. Р.Фәизов. Дастанның тетрәндергеч кыллары, матәмле сүзләрнең аһылдавы... М.Галиев 2) Рәхәтлек, ләззәт кичерүдән аһылдаган авазлар чыгару Аһылдап алу Бераз, берара аһылдау. Ихтыярга сузмак булып кулын күтәрә башлаган иде, ләкин, никтер, кире уйлады бугай, күтәрелгән кулының аркасы белән маңгай тирен сөртте дә аһылдап алды: – Шамкаев белән бәйләнмәскә ничә тапкыр ант иттем инде. Р.Вәлиев Аһылдап җибәрү Кинәт аһылдый башлау. --- тәрәзә төбендә шау чәчәктә утырган тамчы гөл янына килде дә беренче мәртәбә күргәндәй аһылдап җибәрде, иснәп карады. Н.Фəттах Аһылдап кую Аһылдау авазы чыгару, бер тапкыр аһылдау. Шулчак халык аһылдап куйды. – Канатлы елан! – дип кычкырды кемдер. Р.Батулла Аһылдап тору Берөзлексез яисә әледән-әле аһылдау Аһылдап чыгу Билгеле вакытның башыннан ахырына кадәр аһылдау. Ул төннәр буе ыңгырашып, уһылдап, аһылдап чыга иде. Ф.Бәйрәмова Аһылдый төшү Бераз аһылдау |