А’Һ-ЗАР җый. и. 1. 1) Кайгы-хәсрәт. Һәм ул бөтен гаделсез эшләтүләрне, аһ-зарларны ярып салды. Р.Хисмәтуллин. Әйтерсең аның маңгай өстеннән күтәрелгән бу чал бөртекләре – эченнән бөркелеп чыккан аһ-зар сөреме иде. Ш.Маннур. Аһ-зарларны куып, кочагымны Туар шатлыкларга шар ачам. Р.Идиятуллин 2) Зарланышу, зар. Вокзалга җитәрәк, аларга сөрелгән гаиләләре дә килеп кушыла, китә елаш, китә аһ-зар. Ф.Бәйрәмова. Сиңа аһ-зар, Ыңгырашу ят булды. Караңгыны ерганда да, Күңелең якты, ак булды. К.Булатова 2. рәв. мәгъ. Зарлану белдереп. Зәгыйфь колны нахак еглатма аһ-зар. Котб |