А’Һ-ВАҺ КИЛҮ ф. 1) к. аһ-ваһ итү. Бөтен бригада, аһ-ваһ килеп, печән эзләп йөри. Г.Бәширов. Соңгы елларда Илдус, аһ-ваһ килеп, электрик саву аппаратлары көйләтеп йөрде. К.Тимбикова 2) Гаҗәпләнү, шаккату. Поезддан төшкәч, Әхәт, аркасындагы биштәре авыр булуга карамастан, Казанның танымаслык булып үзгәрүенә аһ-ваһ килеп, җәяүләп кенә, энесе яшәгән Ерганак урамына юл тотты. З.Мәхмүди |