АҺӘҢЛӘШТЕРҮ ф. Аһәңле итү. Рус музыкант вә композиторлары тарафыннан татар көйләрен аһәңләштерү турында азмы-күпме уңышлы тәҗрибәләр ясалган иде. Татар театры

Аһәңләштерә бару Акрынлап аһәңләштерү; тагын да аһәңле итү

Аһәңләштерә төшү Берникадәр, бераз аһәңләштерү

Аһәңләштереп бетерү Тәмам, тулысынча аһәңләштерү

Аһәңләштереп тору Аһәңләшкән халәткә китерү; даими яки әледән-әле аһәңләштерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә