АҺӘҢДӘШ с. 1) муз. Яңгырашлары бердәй, бер төрле яңгырашлы, яңгырашлары белән охшаш. Аһәңдәш булып чишмәгә, Таудан тауга ургылып, Йөрәгемә килеп тула Теләкләрем, җыр булып... С.Муллагалиев 2) к. аваздаш (2 мәгъ.). [Равил Фәйзуллин] --- тулы бер халыкның ничәмә-ничә гасырлар буена тупланган зирәклеген вә тәҗрибәсен чагылдырган борынгы Кытай мәкаленә аһәңдәш күзәтүләр ясады. Н.Гамбәр |