АҺА-ҺА-ҺА-ҺА иярт. Адашып, югалып, эзләгәндә, тавыш бирүгә җавап аваз ияртеме. Ул аргы яктан кабат «көймә» дигән тавышка, кулларын авыз кырыена куеп, «Аһа-һа-һа-һа-а!» дип эндәште. Г.Гобәй

АҺӘҢ и. фар. шигъ. 1) Төзек, ятышлы яңгыраш, гармония. «Ана теле» дип тикмәгә әйтмиләр – карында чакта ук шул аһәңгә көйләнә бала. Ш.Галиев. Җир-Су-Кояш тылсымыннан бар ителеп, илаһи камиллеккә ирешкән гөлләр нинди телдә сөйләшә икән? --- Без ишетә алмаган аһәңнәр телендәме? М.Галиев

2) Моң, көй; ләзәтле кичереш, тойгы. Аннан соң, печән өстенең, элек-электән, кабатланмас үз аһәңе, үз моңы бар. М.Әмирханов. Үзе җырларга бик яратмаса да, туганының әлегә моңарчы ишетелмәгән бер моң-аһәңне көйләп баруы аны әсәрләндереп җибәрде. Р.Сибат

3) Тон, тавыш, авазларның ярашканлыгы. Белемле кеше аларда «беләр» дип атала, шуның өчен бу илне «Беләр» дигәннәр, аның мәгънәсе – «галим кеше». Шуны гарәп теле аһәңенә яраклаштырып, «Болгар» дип йөртә башлаганнар. Татар халык иҗаты



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә