АҺА ы. 1) Кемнеңдер булдыклылыгына, тапкырлыгына соклану, гаҗәпләнү, канәгатьлек белдерү өчен кулланыла. [Әҗәл:] Аһа! Ошый башладың әле син миңа, картлач. Т.Миңнуллин

2) Кемнең дә булса уңышсызлыгына, кайгысына, һ.б.ш. куану, киная белән төртеп күрсәтү, канәгатьлек белдерү өчен кулланыла; әһә. Аһа! Узына торгач җиттеңме?

3) Нәрсәгә дә булса төшенүне, нәрсәне дә булса аңлап алуны, нәтиҗә ясауны белдереп кулланыла; әһә. Әгәр ул минем болай язганымны белсә: «Аһа, контр икән ул!» – дип, тегендә ябарга кушар иде. Г.Бәширов. [Мөхәммәт:] Аһа, зур эшләр майтарып йөрисең икән әле син. З.Хөснияр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә