АҺ ы. 1. 1) Шатлык, кинәт гаҗәпләнү, соклану һ.б.ш. хисләрне белдерү өчен кулланыла. Аһ, нинди могҗиза! Ш.Маннур 2) Түземсезлек, сабырсызлык, канәгатьсезлек, ачулану, шелтәләү, шулай ук дулкынлану һ.б.ш. хисләрне белдерү өчен кулланыла. Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын, Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын. Г.Тукай. Җиңел тоям хәзер үземне, Аһ, тиз, аһ, тиз сөйлә. Н.Исәнбәт. Аһ, хәзер дә ул, элекке кебек, ялкынланып, дәртләнеп уйнап җибәрсен иде! Г.Бәширов. Аһ, ичмасам, шунда утыртмасыннар иде. Р.Хисмәтуллин 3) Зур кайгы-хәсрәттән, тирән борчылу, кайгырудан, авыртудан ахылдауны белдерә. Аһ! дигәндә якын торма, янарсың ялкыныма. Җыр. И җаным, аһ, минем солтаным, сиңа ни булды? К.Насыйри 4) Үкенү, көчле теләк, зарлану һ.б.ш. хисләрне белдерә. Ни газизрәк – бу Ватанмы? Аһ, туган каумем газиз. Дәрдемәнд. Тынма әле, Тынма әле, яңгыр. Син туктасаң, җанга, аһ! Авыр... Р.Аймәт 2. и. мәгъ. Кайгы-хәсрәт, газап; моң-зар. Син үзеңә туплагансың --- Безнең бөтен аһларны, Аһларны, аһ-зарларны. Г.Рәхим. Тимә арган хисләремә! – Шуңа шагыйрьнең аһы... Р.Гаташ ◊ «Аһ» итү ф. Кайгыру, борчылу, нәрсә эшләргә дә белмәү. Син «аһ» итсәң, яна йөрәгем; Кулым тотсаң, яна беләгем. Н.Исәнбәт. Бу да, гүя, бүген озатылган Садыйкның китүе өчен еглаган йөрәкнең «аһ» итеп куюы кебек тоела иде. Г.Ибраһимов. Аһ ору Бик нык кайгыру, өзгәләнү, шундый кайгыдан тирән сулап уфтану. Союзниклар аһ ора, чәчләре үрә тора, Кычкырганга безнең Мәскәү һәрбер мәйданда «ура!». Г.Камал. Бөтен барлыгымны бер мәхрүмлек тойгысы каплап ала; аһ орасы, елыйсы килгән шикелле була. Ф.Әмирхан |