АХЫРДАН рәв. Берникадәр вакыт үткәч, азактан, соңыннан. Ахырдан мәгълүм булды: бу ике, кемнәндер Садыйкның мондалыгын ишетеп, эләктерү өчен кергән булганнар икән. Г.Ибраһимов. Аның иптәшләре, ишегалдында саклап торган шикелле көтеп торалар да, аны үзләре белән алып китеп эчертәләр, исертәләр дә ахырдан ямщик белән өйгә китереп ташлыйлар. Г.Камал

Ахырдан килеп к. ахыр килеп



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә