АХЫРДА рәв. 1) Соңыннан, азакта, билгеле вакыт үтү белән. Иң яраткан яшь хатыны Кәримә, ирен тентүгә булышчылык кылып йөри дә, ахырда инвалид кызылармеецка кияүгә чыга. Г.Нигъмәти

2) Ахыр чиктә, башка чара калмагач; ниһаять. Ахырда Сабир абзый түзмәде, башын борып, тимер читле күзлеген салды һәм яшьләнгән күзләрен кул сырты белән сөртеп алды. Ә.Еники. Карчык ни әйтергә белми, иреннәрен кыймылдата, ахырда тизрәк чыгып китү ягын карый. Ә.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә