АХЫРГЫСЫ и. сөйл. к. ахыргы. Әхмәт, хәзрәтнең сүз ахырын көтмәенчә: – Әүвәлге җөмләңә ышанам, ләкин ахыргысы – яңлыш, алар гыйлемне очсыз итмәделәр, бәлки тәгассыпны очсыз иттеләр, – диде. Ф.Әмирхан

Ахыргысы булсын Башка кабатланмасын, соңгы мәртәбә булсын (кисәтү йөзеннән әйтелә). Ахыргысы-соңгысы булсын к. ахыргысы булсын



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә