АХЫРГЫ с. Азаккы, актыккы, соңгы, актыктагы. Августның ахыргы көннәреннән берендә безнең артельгә совхоздан трактор килергә, артельнең Яшел Елга тамагындагы чирәмен сөреп бирергә тиеш иде. Ф.Әмирхан. Яктысы күзләрне чагылдыра торган ачык вә үзенә бертөрле эсселекле язгы кояш кичә явып киткән яңгырның калдырган ахыргы юешлекләрен дә инде киптереп бетерә башлаган. Ф.Әмирхан ◊ Ахыр(гы) сүз Соңгы сүз, йомгак, нәтиҗә буларак әйтелгән өлеш. Аның драмаларында алынган типлар, чынлап караганда, үзләре көлкеле типлар булып чыгалар. «Бәхетсез егет»нең беренче басмасына язган ахыр сүзендә Г. Камал үзе дә шуны аңлата. М.Гали |