АХЫР и. 1. 1) Берәр нәрсәнең азаккы өлеше, чиге, беткән, тәмамланган урыны. Аллаһымның барлыгына, әүвәл, ахыр юк аңа, Бетү дәхи юк аңа – бердер Аллаһым бәнем. Мөнәҗәт. Йосыповның шигырьләрендә форма-бетем – юл ахырларының охшашлы сүзләр белән бетү ягы да аксый. М.Җәлил

2) Билгеле бер вакыт арасының беткән чагы, соңгы моменты, азагы. Җәй аеның иң хуш вә иң хозур чагы – сәратан ахырлары иде. Җ.Рәхимов. Июнь ахырына госпиталь корпуслары бушап калды. Ә.Маликов

3) Нәрсәнең дә булса, берәр эш-хәлнең нәтиҗәсе, азагы. Җизнәң әйтә: марҗа кызына ияләнсә, ахыры яхшыга бармый инде аның, ди. Ф.Әмирхан

2. с. мәгъ. Ахыргы, соңгы, азаккы, актыккы. Улыгыздан сезгә кайнар сәлам, --- Улыгыз сезнең ахыр сулышта да Чыгармады сезне уеннан. Ш.Маннур

3. кер. сүз функ. Ниһаять. Ахыр, без аш ашап утырган чакта, кызышып, үзен-үзе югалтты, аш куйган табынга төкерде дә каргап, рәнҗеп чыгып китте. Г.Ибраһимов. Ахыр, Габделгалләм, аз гына вакытка булса да кереп, күреп чыгарга карар бирде. Г.Ибраһимов

Ахыр барып к. ахыр килеп. Ахыр гомерендә Ахыргы көннәрендә, соңгы көннәрендә, үләр алдыннан. Ахыр гомерендә булса да шуларга ирешә алуы өчен, язмышның каһәрләре белән телгәләнгән карт йөрәге эчендә бер дулкын ята. Г.Ибраһимов. Ахыр җан кимс. Әшәке җанлы, начар кеше; адәм актыгы Ахыр заман 1) дини Кыямәт көне, дөнья ахыры: дөньялыкта кылган гамәлләре өчен үлгәннәрдән хисап алып, ярлыкау яисә җәза бирү көне. Дәҗҗал – «Ялган мәсих»; алдакчы, ялганчы, мәгънәсендә; имеш, ул ахыр заман җиткәч, ишәккә атланган килеш, Иблис коткысы белән, Аллага һәм аңа ышанучыларга каршы чыгачак, аны күргән мөселманнар һәлак булачак. Христиан динендә аны «ялган Христос» – антихрист дип атыйлар. Мөселман хәдисләрендә, Дәҗҗал диңгез буендагы кыяга кадакланган, дип күрсәтелә. Ислам дине турында белешмә. Ахыр заман җитә, дип сүли-сүли, кайберәүләрнең авыз сулары гына корымады... Г.Әпсәләмов; 2) күч. Бик зур тәртипсезлек, талаш-кычкырыш, ыгы-зыгы. Ахыр заман анда, кыямәт, үзара талаш, кычкырыш бара! Т.Гыйззәт. Ахыр заман баласы Бар нәрсәне дә белүгә, аң-белем дәрәҗәсенең югары үсешенә ишарә итеп кулланыла. Сәфәр бабай да шакката: «Вәт ахыр заман баласы нишли бит!» – ди. Ә.Фәйзи. Ахыр килеп 1) Ниһаять. Ахыр килеп, хезмәтен башлый, Петербургка китә, әдәбиятка хезмәт итә башлый – цензор булып китә. Г.Нигъмәти; 2) Ахырда, соңыннан. Ахыр килеп, сез мине матур итеп озаттыгыз. М.Җәлил. Ахыр сәгатьтә 1) Иң азаккы, иң соңгы мизгелдә; 2) Үлем сәгатендә, җан биргәндә. Ахыр сулуларында Үлгән вакытта, җан биргәндә. Ахыр чиккә җитеп 1) Бик нык, үтә, тәмам. Ул үзенең ахыр чиккә җитеп арыганын һәм йокысы килгәнен белде. Г.Гобәй; 2) Түзә алмаслык хәлдә, бик авыр хәлдә Ахыр чиктә 1) Нәтиҗәдә. Ярый, ахыр чиктә, сул кулың скрипкада уйнарлык булып тазармасын да, ди. Г.Бәширов; 2) Бик нык, үтә, тәмам. Ахыр чиктә, борчылган партизан өчен айның тууымы булды ни дә, кимүеме булды ни: әлбәттә, барыбер иде. Г.Гобәй; 3) Соңыннан, ахырда. Хәлем бетәр дә иң кирәген әйтә алмый калырмын, дигән кебек, бик сакланып, ахыр чиктә әкрен итеп сөйләде. Г.Гобәй. Ахыр чиктә соңгы хөкемне һәркем үзенә үзе чыгара. Р.Батулла. Ахырына җиткерү Тәмамлау, төгәлләү, эшләп бетерү. Ахыры хәерле булсын Нинди дә булса көтелмәгән хәл килеп чыкканда, уңай теләк рәвешендә әйтелә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә