АХЫЛДА’У ф. 1) Сызлану, сыкрану; борчылу, кайгыру; чарасызлыктан ни эшләргә дә белмәү. Хәтмулла картның күзенә йокы кермәде. Карчыгы Хәмдияне сукрандыра-сукрандыра, ахылдап, ятагында әйләнеп ятты да төн уртасында урамга чыгып китте. Г.Гыйльман. Егетебез юл буе ахылдап, йөткереп барды, кирәкмәгән эш эшләвеннән уңайсызланып, ахры, елап та алды. Г.Галиев 2) Арып, хәлсезләнеп зарлану. Дүртенче тәүлеккә чыкканда, Фәхринең күптәнге юлдашы Акбай, арып, ахылдап, телләрен салындырып кайтты. Г.Ибраһимов 3) Гаҗәпләнү, соклану. – Бар икән безнең мөселманнардан да шундый мәһабәт кешеләр! – дип ахылдадылар шәкертләр. Ә.Фәйзи Ахылдап алу Аз гына, бераз ахылдау. Кемдер: – Тәңрем, сакла! – дип ахылдап алды. М.Хәбибуллин Ахылдап йөрү Әле, хәзер анда-монда йөренеп ахылдау. Сепаратта сөтеңне аерта алмыйсың. Ойый инде, харап була инде, дип, ахылдап йөрисең. Г.Мөхәммәтшин Ахылдап кую Бер тапкыр ахылдау. Бүлмәгә кергәч, утны кабызды, кинәт күзенә ыргылган яктылыктан башта берни дә күрми торды. Күргәч ахылдап куйды: «Бала-ам...». Р.Зәйдулла Ахылдап тору Бертуктаусыз ахылдау Ахылдап чыгу Билгеле бер вакыт аралыгында ахылдау; шул вакытның башыннан ахырына кадәр ахылдау. Төн буена, боргаланып, ахылдап чыкты |