АХШАРУ и. диал. Яз көне балалар уйный торган күмәк җырлы әйлән-бәйлән уены. --- арадан берсе, каршыларына басып, чираттан һәрберсенең күкрәгенә төртеп такмак әйтә: Кисәк-кисәк болыт килә, Киселмәгән арыш килә. Ахшару-Ахшару, Ахшару атлы. Суган алдым – суганым татлы. Туганыма бер кыз алдым, Каләмкаш атлы. Каләмкашка тун тектердем –Үзенә чаклы ---. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә