АХШАМ и. фар. 1) Кичке эңгер-меңгер вакыт. Көннең иң ямансу чагы – икенде белән ахшам арасы, ди торган иде Динәнең әбисе. М.Маликова 2) иск. Кичен уздырыла торган мәҗлес, бәйрәм, кичә. «Сәйяр труппасы», һәр җиргә йөреп, театрлар уйный, төрле шәһәрләрдә әдәбият ахшамнары да булдыргалый. Г.Ибраһимов. Кызыл Крест файдасына театрлар уйнап, ахшамнар ясап йөргән әфәнделәрнең, медаль алыр өчен, «спасибо» ишетер өчен генә йөргәннәрдер, дигәнгә ышанасым килми. Г.Исхакый 3) дини Кичке намаз. Кояш баеганмы, диеп, Моңсу гына багамы? Кыйбла ягына юнәлеп, Намазлыгын җәяме? Ахшам укырга җыенып, Ул зиһенен җыямы? Ф.Әһлиуллина. Кеше ахшамны укып чыкканда, караңгылык төшә башлаган иде инде. Р.Гали 4) диал. Кичке азан. Ахшам тыңларга җыелу (кичке азанны шулай дип атый идек) – үзе бер күңелле эш. Ә.Еники 5) күч. Ахыр, азак. «Күрәсем килми. Кит!» Хатын аның тавышын сүз әйтелешеннән аңлады: бу, чынлап та, икееллык матур бер тормышның көтелмәгән ахыры, ахшамы иде. Х.Миңнегулов ◊ Ахшам күләгәсе Бик озын буйлы, чандыр гәүдәле кешегә карата әйтелә |