АХУ’Н ХӘЗРӘТ и. дини к. ахун. Югары оч мәчетендә мулла вазифасында – Рәҗәп хәзрәт, 1883 – 1929 елларда – Ахун хәзрәт Мөхәммәтзариф һәм 1934 – 1939 елларда – Зыятдин хәзрәт, ә мәзин вазифасында Мөхәммәтшакир тора. К.Йосыпов. Эшләремне җиренә җиткереп, намус илә эшләгәнем өчен, 1898 елда, Духовное собраниенең указы илә, Ахун хәзрәт исеме бирделәр. К.Йосыпов |