АХРЫ кер. сүз 1. Сөйләмгә икеләнү, шикләнү, төгәлсезлек төсмерләрен өсти; ихтимал, бугай, шулай булса кирәк. Карт та моны сизде, ахры, тиз генә капчыгына үрелде... А.Алиш. Шуңадыр, ахры, үлем түшәгенә яткан карчык, тәмам савыгып, аягына басты. Э.Касыймов 2. кис. мәгъ. Шикләнеп, чамалап әйтүне белдерә. Бу газаплы күңел бушлыгы, бу рухи кибегү яшьлек антларыбызга хыянәт иткәнем өчен җәза иде ахры. Р.Хисмәтуллин |