АХМАКЛЫК и. Ахмак булу, юләрлек, аңгыралык, акылсызлык. Шуңа күрә дә шушындый бәрәкәтле яшәеш тәҗрибәсеннән баш тарту – үзе үк ахмаклык һәм, һичьюгы, беркатлылык булыр иде. Н.Гамбәр. Турыдан-туры «ахмак» дип әйтергә кирәк иде миңа. Һәм, ахмаклыгын, аңгыралыгын исбатлап, тиз генә чыгып китәргә иде. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә