АХМАКЛАНУ ф. Акылсызлык, ахмаклык эшләү, юләрләрчә, ахмакларча кылану. Анда зур артисткалар, дәү апалар җыелгандыр, дип уйладым мин, ахмакланып кереп, игътибарларын үземә җәлеп итмим әле, янәсе! Ә.Еники Ахмаклана башлау Ахмакларча кыланырга тотыну. Бәлки, ак халат кына зифа итеп, матур итеп, яшь итеп күрсәтәдер? Эчтән генә сүгенеп куйдым – әллә ахмаклана башладым инде. Т.Миңнуллин Ахмакланып алу Азга гына ахмаклану, берникадәр вакыт ахмаклык эшләү Ахмакланып бетү Тәмам, бөтенләй ахмаклану Ахмакланып йөрү Әле, хәзерге вакытта ахмаклык күрсәтү. Далада очкан мамык куып йөрүче тинтәк кебек, бөкрәйгәнче, шушы бина тирәсендә ахмакланып йөрмәячәк ул. С.Поварисов Ахмакланып китү Ниндидер этәргеч белән, берәр төрле хәлдән соң ахмаклану Ахмакланып кую Кинәт ахмаклану Ахмакланып тору Әле, күз алдында ахмаклык күрсәтү |