АХМАК с. гар. 1. Юләр, аңгыра, акылга сыймаган. [Таһир:] Куй, Шәмсия, ахмак сүзне сөйләмә. Т.Гыйззәт. Сыер дигәнең бик ахмак нәрсә бит ул, яхшылыкны белми, аңарга ашарга гына булсын; корсак өчен кырык мәртәбә үләргә әзер. Һ.Такташ

2. и. мәгъ. Юләр, аңгыра, акылы булмаган кеше. Шушы хәтле алдашып та хәзер дөресен әйтсә – кыз алдында ахмакның да ахмагы булып кала бит инде ул! В.Нуруллин. Ләкин, күпме азапланмасын, беләзекнең кыршылмыйча калган урынындагы «...гәүһәр даш улмаз...» һәм «...кадрене ахмак белмәз...» дигән сүзләрне генә аера алды. Башкалары инде ашалып беткән, танырлык түгел иде. Ф.Латыйфи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә