АХИРӘТ и. гар. 1) дини Ислам динендә: үлгәннән соңгы тормыш, «теге дөнья»; киресе: дөньялык. [Хәзрәт:] Сез өч көнлек дөнья өчен бөтен ахирәтне онытмагыз. Ф.Әмирхан. Кайвакытта ахирәтне дә уйлап җибәрәмез, намаз укыймыз. Г.Тукай 2) сөйл. Үлгәнче якын дуслар булырга ант иткән кеше. Инде васыятькә калган, ахирәтем биргән чүлмәкне дә ваткач, тагын әллә нинди гөнаһ шомлыклары китерер. А.Шамов 3) Якын дусларның бер-берсенә мөрәҗәгать сүзе. Ничек булсын, ахирәт, бик рәхәт яшибез. Р.Хисмәтуллин ◊ Ахирәт сәфәренә китү Үлү, вафат булу |