АХАК и. 1. 1) Берничә катламнан гыйбарәт булган төрле төстәге каты минерал; кыйммәтле таш. Хатыннар ягында эш тагы башкача иде: анда киң җон күлмәк, бөтен тәңкәләрдән, ахаклардан тулган киң хәситә кигән, өр-яңа зур җон яулык бәйләгән Мәрфуга абыстай элгәреге Мәрфуга абыстайга – ире юк вакытта ит үлчәп бирә торган, тавык йомыркалары өчен күрше хатыннары белән оршыша торган Мәрфуга абыстайга бөтенләй башка иде... Г.Исхакый

2) Кызыл, кызгылт сары, алсу төс. Ак якага җәелә акрын гына Ал шәфәкънең алсу ахагы. М.Әгъләмов. Шушы чын ахак төсендәге шәрабта – диңгез һавасының сафлыгы, кояш нурларының рәхимле җылысы. М.Юныс

2. с. мәгъ. 1) Шул асылташтан эшләнгән, шуннан гыйбарәт. Йөзегеңә ахак кашлар тапмадым, Нахак сүзләр кем сөйләде, аппагым? Т.Миңнуллин

2) Ахакка охшаган, ахак төсле (нурлы, ялтырап торган). Без барыр юлларны яктыртып Яндылар чын ахак йолдызлар. М.Җәлил. Ирләр әле абзарда, коры такта идәндә басып торган кара ялтыравыклы ахак күзле, озын торыклы, чиста гәрәбә тояклы, чыгынкы маңгайлы юеш борын [поши баласы] янында әйләнгәләп йөриләр, бу мәхлукка якын килергә, муенын сыпырырга тырышалар иде. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә