АХ ы. 1) Үкенү, ачыну, кайгыру кебек хисләрне белдерә. Аптырый, ботка суга, ах, дип куя, «Ах, юләр мин, ах, мин ахмак!» – дип куя. Г.Тукай. Ах... валлаһи, нинди яман, нинди күңелсезлек! Бик зур балык көткәндә, буш кармак килеп чыксынчы! Г.Ибраһимов. Ах, никадәр хаклы булган икән ул! Хәйдәр. Ах, урынсызга кыен ашаган, чарасыз калган чакларым... Р.Низамиев 2) Әрнү, газаплану, сызлану, сагышлану кебек хисләрне белдерә. Ах, минем сайрар җирем урман иде, Анда һәртөрле кызык тулган иде. Г.Тукай 3) Берәр кешедән яисә нинди дә булса әйбердән яки эштән ризасызлыкны аңлата. Ах, менә ничек! Серкәбез су күтәрми, диген. Р.Ишморат. Ах, сасы чикмән, син әле мондамыни? М.Хуҗин 4) Шатлану, куану, соклану, таң калу кебек хисләрне белдерә. Ах, ничек гүзәл син, Сания! Х.Хәйруллин. Ах, хәйләкәр абый! Җирне, кешеләрне яраттырып, яраттырган икән үзен дә. Р.Гаташ 5) Куркып китүне, кинәт кенә өркүне, шомлану, шөбһәләнү, аптырап калуны белдерә. Ах, аяклар да калтырый!.. Хәзер көзән җыера башлый ахры... Ах! Җитеп кенә булса ярар иде. Ш.Камал. Ирләр, «ах» дип, артка чигенделәр. М.Мәһдиев. Яр буенда хатын-кызлар «ах» итте, кулларыннан юган керләре төште. А.Хәсәнов 6) Ачулану, тиргәү, шелтәләү, зарлану, сукрану кебек хисләрне белдерә. Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул; Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул. Г.Тукай ◊ «Ах» итү 1) Ару, талчыгу; чарасызлыктан газаплану. Фатыйма эшкә ат җигеп йөри, иртән атның дилбегәсен тапмыйча «ах» итте. З.Кадыйрова; 2) Кинәт куркып китү, аптырап калу. Менә аның кул-бармаклары йөзенә менеп житте... Тагын бер «ах» итте Хәлим. Аның йөз-битен сакал-мыек баскан иде... Г.Гыйльманов |