АФФЕКТ и. лат. махс. Кеше үзе кылган гамәлләренең мәгънәсен аңламау, алар белән идарә итә алмау белән билгеләнә торган, кинәт барлыкка килгән артык каты ярсу халәте. И.П.Павлов карашынча, кешенең эмоциональ, аффект халәт кичерүе физиологик нигезгә, ул да булса, динамик стереотипның җимерелүенә һәм яңа стереотипны урнаштыруның читенлегенә бәйләнгән. К.Гыйззәтов. Аффект вакытында, кеше үзе кылган гамәлләре өчен җавап бирми. Аффект халәтендә кылынган җинаять өчен чагыштырмача азрак җәза бирү каралган |