А’ФРИКАЛЫ и. 1) Африкада яшәүче. Ә көн эссе, филгә ни эшләргә? Ул юынырга шуннан тотынды. Колагын һәм башын югач та, Лаканда су бетте, бушады. Африкалы безнең кунакка Cy коену чиксез ошады. М.Җәлил 2) сөйл. Кара тәнле кеше, негр. Кызның сүзе тәмамлангач, гарәп илләреннән килгән мөселманнар да, ялтыратылган хром итектәй йөзле африкалылар да фотоаппаратларын чалт- чолт китереп алалар, һәйкәлгә сокланып карап торалар, үзара нидер сөйләшәләр иде. Р.Гарипов |