АФОРИЗМ и. гр. Гомумиләштерелгән, төгәлләнгән фикерне кыска итеп әйтә торган тирән мәгънәле тәгъбир, хикмәтле сүз. Афоризм! Үзегез уйлап тапканмы? З.Фәтхетдинов. Алга китеп, шуны да искәртик: без өйрәнгән VIII – XVII йөз ядкярләрендә 700 дән артык мәкаль, әйтем, табышмак һәм башка төр афоризмнар очрый. Х.Мәхмүтов |