АУЧЫ и. Ау итүче, җәнлек аулау белән шөгыльләнүче, сунарчы. Шәмсүн караваты ягындагы таш стенада – аучылар тормышын чагылдырган рәсемнәр. А.Вергазов. Аучы, ару-талуны белмичә, алга барды. Ә.Гадел. Тик Чекушкин күпме генә боргаланмасын, тәҗрибәле аучыны эз яздыра алмый. М.Насыйбуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә