АУНА’У ф. 1. 1) Яткан килеш, бер яктан икенче якка боргалану, тәгәрәү. Урам тулы нәни балалар иде: куышлы уйныйлар, юл тузанында ауныйлар... Хәйдәр. Ярга йөзеп чыккач, апарада аунаган чучка кыяфәтенә кергән Иннокентий, шәпләп кенә, муен тамырыма бирде. З.Мәхмүди. Җирдә ауный-ауный үкергән Гыймран яралы бүрегә охшаган иде. Н.Гыйматдинова 2) Тиешенчә файдаланылмыйча, тәртипсез, кадерсезләнеп яту. Аяк астында кып-кызыл алмалар ауный. И.Гази. Бәрәңге җирендә кем тарафыннандыр чыгарылган буй-буй тышлы зур ястык ауный. А.Гыйләҗев. Мин, үз-үземне белештермичә, аңа иярдем. Күзлек юл тузанында аунап калды. Т.Миңнуллин 3) Тәртипсез таралып яту. Бу дөньяга без яр – сыңар-сыңар, Чуерташлар ауный җанда шуңар... Р.Рахмани 4) күч. сөйл. Авырып яки ялкауланып, берни эшләмичә яту. Ул, өйдә вакытта, көн буе йомшак түшәкләр өстендә ауный. Г.Тукай. Ир урын өстендә шактый гына аунады. Р.Сибат. – Их, энекәш, койкада ауный торган кеше идеммени мин? – дип, авыр көрсенеп куйды. Г.Галиев 5) күч. Кадерсезләнү, түбәнлеккә төшү. Сәләмә генә дә түгел, шул кулга алгысыз чүпрәк-чапрак арасында адәми зат гәүдәсе дә ауный бугай. Җ.Рәхимов 2. ауный-ауный рәв. мәгъ. Тәгәрәп, бик каты, хәлдән тайганчы. Елларны чишенеп ташла да, Яшел чирәмгә манылып, ауный-ауный көл, әйдә! М.Галиев Аунап алу Берникадәр, бераз аунау Аунап тору Бертуктаусыз аунау Аунап яту Нинди дә булса урында аунау, кирәксез аунау. Әнә анда ниндидер металл тотка аунап ята. Ф.Углов. Әти – укытучы, РОНОдан инспекторлар килеп чыккан, әти аларны чәйгә алып кергән, шунда очлы күзле инспекторларның берсе минем кучкарда аунап яткан комсомол билетын күргән. Р.Батулла Ауный башлау Аунарга тотыну. Мөхетдин сыгылып төшә, эчен тотып, җирдә ауный башлый. Т.Мөбарәков |